Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
04.08.2017

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды делегатлары "Корстон" үзәгендә күргәзмә белән таныша

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында катнашучылар өчен Татарстан Республикасының инновацион потенциалы күргәзмәсе тәкъдим ителә. Аның белән делегатлар Казанның «Корстон» комплексында таныша.

Аннан соң Татарстанның сәнәгать һәм социаль-икътисади объектларs презентацияләнәчәк. Делегатлар, өч төркемгә бүленеп, «Химград», «Казан-Арена» стадионы һәм Иннополиска барачак.

Төштән соң Казан буенча экскурсия оештырыла, кичен исә делегатлар һәм кунаклар Татарстанның сәнгать осталары концертын тамаша кылачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!