Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.08.2016

Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегаты Радик Яруллин: "Мәскәүдә татар радиосы кирәк"

Бүген Казанда VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы башланды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында теркәү узганнан соң, делегатлар "Казан" милли мәдәният үзәгендә Казанның меңьеллыгы музее белән танышты. Бу минутларда ачык һавада эшлекле уен бара.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп узганча, делегатларның барысы да күтәренке рухта бөтен татарларның башкаласы Казанга җыелды. Аларның һәркайсы форумга туган телебезне, татар мохитен саклауга юнәлтелгән эшчәнлекләре белән таныштыру, тәҗрибә уртаклашу максатыннан килә, диде ул. Данис Шакиров быел чарада 30 чит илдән, Россиянең 60 төбәгеннән һәм Татарстан районарыннан 900 делегат катнашуын искәртте. Иң зур делегацияләр - Башкортстаннан, Мәскәү, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән, чит илләр буенча - Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан Республикаларыннан, шулай ук Төркиядән.

Делегетлар арасында күпләргә җырчы, ди-джей буларак таныш Мәскәү егете Радик Яруллин да бар. Ул 2006 һәм 2008 елларда үткәрелгән Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашкан булган.

"Форумга яңа идеяләр, фикерләр, проектлар белән килдем. Делегатлар арасында таныш йөзләр күп, дусларым да бар. Үзем "Яратам" дигән проектны гамәлгә ашырам. Аның кысаларында Мәскәү төнге клубларында татар яшьләре өчен күңел ачу чаралары уздырабыз", - дип сөйләде ул. Радик фикеренчә, бүген Мәскәүдә татар телендә радио булдыру зарур.

Казахстаннанның Җаек шәһәреннән Лилия Куҗаева форумга татарча сөйләшү, милли мохиткә чуму, Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләренең инновацион прроектларын өйрәнү максатыннан килүен әйтте. "Мине бигрәк тә туризм, урта һәм кече эшмәкәрлек өлкәсендәге проектлар кызыксындыра. Үзебез дә буш кул белән килмәдек. Җаекта Тукай шагыйрь буларак җитлеккән. Без Тукай исеме белән бәйле истәлекле урыннарны үз эченә алган туризм проектын тәкъдим итәргә җыенабыз", - диде ул.

Лилия фикеренчә, бүген Татарстаннан читтә яшәүче татарларның төп проблемасы туган телне саклауга бәйле. Туган телебезне сәхнәдә, мәдәни чаралар уздырганда гына түгел, иң беренче чиратта, көнкүрештә кулланырга, балаларыбыз белән татарча сөйләшергә кирәк дип саный ул. Делегат Казахстан татарларының үзара аралашып яшәвен билгеләп, бездә дә форумнар үтә, диде.

Санкт-Петербург татар яшьләренең милли юнәлешле проектлары турында "Татар-информ" хәбәрчесенә делегат Шамил Шәяхмәтов сөйләде. Ул төньяк башкалада Каюм Насыйри үзәге эшләп килүен, анда татар теле курслары, башка милли чаралар үткәрелүен искәртте.

"Быел халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, Тукай квесты оештырдык. Яшьләр 4 төркемгә бүленеп, шәһәр буенча төрле биремнәр чиште. Квест төгәлләнгәч, "Чәкчәк" татар кафесында җыелып, үтәлмәгән биремнәрнең җавапларын бергәләп эзләдек", - диде ул. Егет сүзләренчә, быел форумга беренче тапкыр килгән актив егетләр, кызлар күп. Аларның төп максаты - танышу, башка төбәкләрдәге татар оешмаларының эш тәҗрибәсе белән танышу.

АКШ делегаты Диләрә Кашаеваның форумда беренче мәртәбә катнашуы. Хәзерге вакытта ул Филадельфиядә яшәүче татарларны берләштерүне күздә тоткан чаралар оештыра. Әмма бүген бу эшчәнлекне, яңа югарырак дәрәҗәгә чыгарасы килә. Моның өчен форумда катнашучы яшьләрнең тәҗрибәсе белән танышып, аны АКШка кайткач, таратырга уйлыйм, дип сөйләде Диләрә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20