Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.12.2015

БТК БКның еллык хисап утырышына һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” X форумына төрле илләрдән 600 делегат чакырулы

БТК БКның еллык хисап утырышына һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” X форумына төрле илләрдән 600 делегат чакырулыБөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 4-5 декабрьдә Казанда үзенең киңәйтелгән (еллык хисап) утырышын һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” X форумын уздыра.

БТК БК мәгълүмат-аналитика идарәсеннән алынган белешмә буенча, әлеге чараларда Россия Федерациясенең 52 төбәгеннән, 23 ерак һәм якын чит илләрдән 600 делегат катнашуы көтелә. Әлеге исемлектә ТР Президент Аппараты, ТР Дәүләт Советы, Казан шәһәре хакимияте, татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре, татар эшмәкәрләре, татар зыялылары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре бар.

Аерым алганда, иртәгә көннең беренче яртысында әлеге чараларга килүчеләр теркәлү (БТК БК, К.Маркс ур., 38/5), кунакханәләргә урнашу процедуралары уза. Беренче эш итеп “Казан” милли мәдәният үзәгендәге (Пушкин ур.,86) “Казанның меңьеллык тарихы” музее экспозициясен тамаша кыла, шунда ук Латвия рәссамы Виталий Ермолаевның шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасында катнаша.

БТК БКның киңәйтелгән утырышына килүчеләр өчен “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында (Декабристлар ур., 2) сәгать көндезге 2дә нәтиҗәле, низагларсыз аралашуга, дәүләт теркәве узу сорауларына һәм татар милли-мәдәни оешмалары эшчәнлегенең хокукый нигезләренә кагылышлы лекция тәкъдим ителә.

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” X форумына килүчеләр шушы ук вакытта эшен 3 секциягә бүленеп алып бара. “Төзелеш индустриясендә инновацияләр” темасына сөйләшү ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында (Дзержинский ур.,10) була, “Энергияне сакчыл файдалану” турында IT-паркта ( Петербург ур., 52), “Агросәнәгать комплексы: үсеш тенденциясе” темасына “Казан” милли мәдәният үзәгендә (Пушкин ур.,86 ) секция утырышлары үткәрелә.

Югарыда әйтелгән чараларда катнашучылар барысы бергә “История татар” 7 томлык академик басмасын тәкъдим итү чарасына “Казан” милли мәдәният үзәгенә сәгать кичке 5кә җыела. Җомга көн чараларына шундагы тантаналы кичке аш мәҗелесе нокта куя.

Шимбә, ягъни 5 декабрь сәгать иртәнге 9да мөхтәрәм җәмәгать барысы бергә “Корстон” комплексына (Н.Ершов ур., 1А) килә. Фойеда “Нәфис Косметикс” ААҖ, сувенир һәм хәләл продукцияләр күргәзмәсе була. Әлеге объектта 11 нче яртыдан көндезге 2гә кадәр “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы уздырыла. Форумда катнашучылар өчен аннары сәгать 4тә “Иннополис” махсус икътисади зонасы (Югары Ослан районы Иннополис шәһәре) буенча экскурсия башлана. БТК БКның киңәйтелгән утырышына килүчеләр исә сәгать 3тә “Казан” милли мәдәният үзәгенә әлеге халыкара иҗтимагый оешманың 2015 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2016 елга эш планын кабул итү өчен җыела.

Соңыннан сәгать кичке 8дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында (Татарстан ур., 1) , “Халкым минем” телевизион тапшыруның 10 еллыгына багышлап, тантаналы кичә тәкъдим ителә. Әлеге мәдәни чарада делегатларның һәммәсе катнаша ала.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20