Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.12.2015

Бу бик яхшы тәҗрибә, һәм без аны алга таба да дәвам итәргә ниятлибез — Фәрит Мөхәммәтшин “Полидзавод” проекты хакында

 ТР Дәүләт Советында “Политзавод 2016” проекты җиңүчеләрен тәбрикләү булды. Анда ТР парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Римма Ратникова, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк Башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев һ.б. затлар катнашты.

Быел көз проектта катнашырга теләк белдергән 500 кешедән иң яхшы 100 катнашучы сайлап алынган иде. Белем бирү сессиясе, дебатлар, ачык фикер алышулар, яшьләр арасында праймеризлар үткәргәннән соң, алар арасыннан финалга 35 кеше узды. “Политзавод”ның аерым, ягъни #ОнлайнПолитЗавод этабы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында үткәрелде. Проектта катнашучылар уңайлы тирәлек, патриотик тәрбия, эчке туризм үсеше һ.б. мәсьәләләр хакында туры эфирда фикер алышты.

“Политзавод 2016” да барлыгы 10 кеше җиңеп чыкты. Алар һәм проектның финал өлешенә узучылар РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатлары, муниципаль берәмлек җитәкчеләре ярдәмчеләре буларак, стажировка узу мөмкинлегенә ия булачак.

“Бу проект сезгә үз-үзегезне тагын да баетырга, алынган мәгълүматлар, белемнәр ярдәмендә рухи яктан туенырга мөмкинлек биргәндер. Монда сезгә бирелгән белемнәр тормыш юлы буйлап батыррак атларга, үз-үзегезгә ныграк ышанырга, үзегезнең һәм тарафдарларыгызның, җәмгыятебезнең ихтыяҗларын якларга мөмкинлек бирер, дип ышанып калам, - диде Фәрит Мөхәммәтшин тантанага чакырылган проектта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Әлеге проект гамәлгә ашырыла башлаганда аның максаты – безнең игътибарны тагын бер кат яшьләргә юнәлдерү, аларны барлау иде, ә иң мөһиме исә яшьләрне бу тормышка әзерләү. Минем фикеремчә, тулаем алганда, проект гамәлгә ашырылды дип санарга була. Бу бик яхшы тәҗрибә, һәм без аны алга таба да дәвам итәргә ниятлибез.”

ТР парламенты җитәкчесе яшьләргә республикада һәм Россиядә булган вәзгыять, сәяси һәм икътисади вакыйгалар хакында да бәян итте. Ул, шулай ук, проектта катнашкан яшьләрнең “Политзавод” хакында фикерләрен тыңлады, аларның сорауларына җавап бирде. “Мондый проектларның гамәлгә ашырылуы ул алга таба да үсү, белем дәрәҗәсен арттыру өчен зур стимул. Яшьләр күбрәк башка кешеләр белән танышырга, битараф булмаганнар белән аралашырга тиеш. Баскычлар буйлап менеп, адым саен икенчесен ясасагыз, бу тормышта күп нәрсәгә ирешәчәксез”, - диде Ф. Мөхәммәтшин һәм Татарстан җитәкчеләренең яшьләр белән очрашуның бер генә мөмкинлеген дә ычкындырмавын ассызыклады.

Проектның финалына чыгучылар Римма Ратникова кулларыннан дипломнар кабул итеп алды. Җиңүчеләрне исә Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Бүләкләнүчеләр арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы да бар иде. Проектка мәгълүмати ярдәм күрсәткән өчен агентлык Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20