Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.07.2017

Буа, Апас, Кайбыч, Яшел Үзән районнарында суд приставлары гражданнар кабул итә

Бүген, 20 июльдә, Буа, Апас, Кайбыч, Яшел Үзән районнары буенча суд приставлары бүлегендә гражданнар кабул итү оештырыла. Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр –Кайбыч район судында  (с. Большие Кайбицы, Солнечный бульвар, 14)
12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәрАпас район судында (с. Апастово, Шоссейная, 7)
14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәрБуа район судында (г. Буинск, Вахитова, 59)

Гражданнарны кызыксындырган сорауларга Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Габдрахманова җавап бирә.

Яшел Үзән районына идарә җитәкчесе урынбасары Эльвира Лабашова чыга.

Ул гражданнарны Яшел Үзән шәһәре, Чапаев урамы, 1 адресы буенча 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр  кабул итәчәк.

Кабул итүгә 8 (84371) 5-65-96 телефонына шалтыратып язылырга кирәк. Үзең белән паспорт алып килү сорала.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»