Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.08.2016

Буа районың урак алдынгылары игълан ителде

 Урып-җыюда катнашучы комбайнчылар арасында ярыш бара. Хәзерге вакытта алдынгылар кем булуы районның “Байрак” газетасында игълан ителде.

Аерым алганда, “Нью-Холланд” комбайны штурвалы артында утыручылар арасында “Авангард” агрофирмасыннан Дмитрий Сидоров әйдәп бара: ул 11 августка 2125 тонна ашлык суктыруга ирешкән. “Ак Барс Буа” агрофирмасының 2 нче номерлы филиалыннан Алмаз Вәлиев исәбендә - 1850 тонна.

“Лексион” комбайнчыларыннан “Ак Барс Буа” агрофирмасының 3 нче номерлы филиалыннан Александр Масленцев 1695 тонна, тагын 4 нче номерлы филиалдан Айрат Мөхәммәтшин 1623 тонна ашлык җыеп алган.

“Мега-370” комбайнын иярләүчеләр арасында шулай ук 3 нче номерлы филиалдан Марат Алимов 1978 тонна, Петр Николаев 1802 тонна ашлык суктырган, “Полесье”да “Кыят”тан Александр Грачев – 1473 тонна.

“Акрос-530” комбайнында исә “АгроНур”дан Фаяз Гафуров 1673 тонна, “Авангард”тан Илгизәр Сөнгатов 1480 тонна ашлык суктырган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20