Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.11.2015

Буа Яңа елны каршы алырга әзерләнә

Яңа елга айдан артык вакыт булса да, Буа шәһәрендә бүгеннән инде чыршы кую урыннары билгеле булды. Быел чыршылар шәһәрдә биш урында - Үзәк, Яшьләр паркларын, шикәр заводы, “Элеватор” җәмгыяте, Вокзал территорияләрендә бизәләчәк. Соңгысын кую буенча әлегә сөйләшүләр бара.

Шәһәрнең 23 метрлы баш чыршысы, һәрвакыттагыча, Үзәк паркка куелачак. “Буа МППЖКХ” предприятиесе инженерлык челтәрләре җәмгыяте баш нженеры Салих Гафуров белдерүенчә, алар чыршыны кую, бизәү эшләрен киләсе ай башында башлаячаклар. Әгәр дә финанслау булса, чыршыга яңа бизәкләр дә алыначак.

Моннан тыш, шәһәрдә чыршы сату урыннары да билгеле. Яңа ел “чибәрләрен” “Тургай” сәүдә үзәге каршындагы, “Айдар” тукталышындагы кечкенә базарлардан сатып алырга мөмкин булачак, дип бәйрәмгә әзерлек эшләренең бер өлешен сурәтли “Байрак” газетасы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20