Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.06.2015

Буада IX Республика театраль Сабан туе узачак

11 июнь 13.00 сәгатьтә Буа шәһәре Сабан туе мәйданында IX Республика театраль Сабан туе узачак, дип хәбәр итә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат үзәге.

Быел театраль Сабан туе тугызынчы мәртәбә уздырыла. Сәнгать әһелләре татарча милли көрәш, аркан тарту, чүлмәк вату, капчык киеп, кашыкка йомырка куеп йөгерү кебек Сабантуй бизәкләре булган уеннарда катнашачак.

Бәйрәмне оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Буа шәһәре администрациясе, Буа дәүләт драма театры.

Быелгы театраль Сабантуйда Татарстан Республикасының 12 дәүләт театры катнаша. Дистәдән артык уен төрендә сәнгать әһелләре үзара көч сынашачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20