Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.08.2016

 Буадан Гөлнур апа Гыйбадрахманова былтыр ул искитмәле эре бәрәңгеләре белән шаккатырган иде. Быел бакчасында җылы як җимешләре – кавын белән карбыз мул уңыш биргән. Аларның берничә сортын үстергәннәр. Кавыннары 7, карбыз 8 килога кадәр җиткән, дип язалар “Байрак”та .



“Аларга парник килеште, чөнки анда һава температурасы һәрвакыт бер үк төрле, 30-35 градустан төшми”, – ди һәвәскәр бакчачы. Аннан ул аларны җирдә калдырмаган, ә кыяр, виноград кебек үрмәләткән. Пластик савытларга куелган эре-эре җимешләр һавада “эленеп” үскәннәр. Тәмнәре дә телеңне йотарлык булган. Бакчасында быел төрле яшелчәләр дә уңган. Хәзер виноград, слива өлгереп килә. Агач-куакларны Гөлнур апаның ире Мөнир абый аеруча яратып үстерә икән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20