Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.06.2017

“Бумеранг” кагыйдәсен “Яңа Гасыр” шимбә көнне исенә төшерә

Шимбә кичен күңелле һәм кызык рәвештә уздырасыгыз килсә, “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында “Бумеранг” нәфис фильмын карагыз. Гыйбрәтле “Бумеранг” драмасында режиссерлар тарафыннан хәйләсез үгет-нәсыйхәт кагыйдәсе күрсәтелә – кайчан да булса кылынган явызлык өч тапкыр күбрәк булып кире кайта.

Әлеге тарих уңыш казанган бизнес-леди турында. Ул барысын да сатып алган, ләкин үз бәхетенә генә хуҗа була алмый . Төп героиня Инга үз гомерендә барысына да шәхси тәвәкәллеге ярдәмендә ирешә, тик менә язмыш аны бала табу мөмкинлегеннән мәхрүм итә.

Яраткан ире Олег үз йортын балалар көлүеннән башка күз алдына китерә алмый. Инга үзе дә нәсел калдырырга каршы булмый, ләкин табигать үзенең соңгы сүзен әйткән...

Күпсанлы файдасыз омтылышлардан соң, булдыклы хатын гадәти булмаган план төзергә була: Олегтан башка хатын-кыз да бала таба ала, ә баланы алар соңыннан үзләренә алырлар. Суррогат ана вазыйфасына ятим бала Даша Туманованы яллап, Инга бик нык ялгыша. Олег Дашага хәтерен югалтыр дәрәҗәдә гашыйк була һәм, аңа кайгыртучанлык күрсәтеп, Даша белән бергә калырга карар кыла. Шуннан соң Инга Олегны шантажлауга күчә, шуның нәтиҗәсендә ире үз иркенә каршы яшь ананы ташлый һәм баланы үзе белән ала.

Вакыйгалар тарихы ничек тәмамланыр һәм буталчык көрәштән кем җиңүче булып чыгар? Чын мәгънәсендә гыйбрәтле фильмны сез шимбә кичендә “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында карый аласыз.

Шимбә, 1 нче июль, “Бумеранг” нәфис фильмын 22:00 сәгатьтә карарга онытмагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20