Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
03.08.2017

Бурятиядә балалар бию фестивалендә 77 кеше агуланган

Бурятиядә Baikal Dance Camp балаларбию фестивалендә 77 кеше агуланган. Бу хакта «Газета.ру» язып чыкты.

Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, агулану билгеләре белән 66 бала һәм 11 олы кеше хастаханәгә озатылган. Фестивальдә булган тагын биш кеше хастаханәгә барудан баш тарткан.

Сәламәтлегенә зыян килүчеләрнең хәле тотрыклы, гомерләренә куркыныч янамый, диелә.

Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре ачыклана.

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!