Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.12.2015

Быел 11 айда реклама базары Казан шәһәре бюджетына 71,9 млн сум керем биргән, ел ахырына кадәр ул сумманы 78,9 млн сумга җиткерү планлаштырылган

Быел 11 айда реклама базары Казан шәһәре бюджетына 71,9 млн сум керем биргән, ел ахырына кадәр ул сумманы 78,9 млн сумга җиткерү планлаштырылган Казан урамнарында хәзерге вакытта 1464 реклама конструкциясе булып, шуларның 6сы гына законсыз тора һәм аларның да 4се - хуҗасыз. Бу мәсьәләдә тәртип урнаштырыла башлаган 2012 елдан бирле үзирекле, ягъни законсыз куелган 909 реклама конструкциясе сүтеп алынган (мисалга, 2012 елда - 685,  2013 елда - 155, 2014тә - 35 һәм 2015нең 11 енда - 34). Суд аша алардан бюджетка 6 млн 532,4 мең сум акча түләттерү турында карар чыгарылган. Тагын 580енең “хуҗасыз” булуы ачыкланган.

Законлы 1458 реклама конструкциясенең 1370е, ягъни 94 проценты аерым тора торган конструкция, аларның 1022се, яки 70 проценты, - 3х6 метрлы еврощит дип аталганнары. Миллион халкы булган эре шәһәрләр арасында, 1 мең кешегә исәпләгәндә, еврощитлар саны азлыгы буенча Казан Түбән Новгород, Самарадан соң тора.

Быел гыйнвар - июнь айларында Татарстан башкаласы реклама конструкцияләреннән 286 млн сумлык акча эшләгән, мисалга, 2014 ел буена – 744 млн сум. Тышкы реклама бюджеты күләме былтыргы беренче яртыеллыктан 23,4 процентка кимесә дә (Россия буенча – 27 процент), Казан, элеккегечә, төбәк эре реклама базарлары бишлегенә керә. Быел 11 айда реклама базары шәһәр бюджетына 71,9 млн сум керем биргән, ел ахырына кадәр ул сумманы 78,9 млн. сумга җиткерү планлаштырылган булып, максатка ирешүдә ышаныч зур.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казанда тышкы реклама базарында тиешле тәртип салу мәсьәләсендә хисап ясаган шәһәр Башкарма комитетының тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина шундый мәгълүматлар китерде. Аның сүзләренчә, 2015 елны Россия шәһәрләренең реклама компанияләре банкротлыктан башлавын исәпкә алганда, Татарстан башкаласының бу мәсьәләдә хәле әйбәттән санала. Кризиска каршы чаралар сыйфатында Казан мэры Илсур Метшин карары белән быел марттан июньгә кадәр реклама конструкцияләре урнаштыруга түләүдә коэффициент кулланып, урнаштыру бәясен 20 процентка киметү, җәен су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрү реклама базарын җанландырып җибәрде, нәтиҗәдә, реклама конструкцияләре урнаштыруга килешүләр буенча шәһәр бюджетына акча күчерүдә бер генә бурычлы да юк, бурычлары өчен бер генә реклама конструкциясе дә сүтеп алынмады, дип канәгатьлек белдерде идарә башлыгы.

Казанда брандмауэр кебек очсыз реклама конструкцияләре урынына төнлә яктыртыла торган эре форматлы тартмалар файдаланыла. Күп катлы биналар фасадына шундыйларны куюга 2014 елда 19 рөхсәт язуы бирелгән булып, шуларның 12се инде урнаштырылган , аларның әлегә соңгы 2се – Вишневский, Луковский урамнарында. Соңыннан журналистлар белән очрашкан Ирина Дябилкина “Татар-информ” МА вәкиле соравына җавабында, чыннан да, фасадларына реклама конструкциясе урнаштырган йортлар милекчеләре шуның өчен җитди генә табыш ала, бу төзеп рәсмиләштерелгән килешү нигезендә алып барыла, дип җаваплады. Аның сүзләренчә, Казанда тышкы реклама 70 программа буенча урнаштырыла. Реклама конструкцияләре урнаштыруга 2016 елның 1 мартыннан ГОСТ таләпләре гамәлгә кертелә, аның үтәлеше мәҗбүри була. Тышкы рекламага заказ бирүчеләрне җәлеп итәр өчен Казанда бүген уңай шартлар булдырылган, алга таба тышкы реклама һәм мәгълүмат чараларының рөхсәт ителгәннәре һәм килештерелгәннәре турында белешмәләрне үтә күренмәле итү бурычы тора, моның өчен reklama.kzn.ru порталы гамәлгә куелды, дип аңлатты Ирина Дябилкина.

Мэр Илсур Метшин бу мәсьәләдә, тышкы реклама базары үсеше – ул шәһәр үсеше күрсәткече дә, шуңа күрә эшне гамәлдәге закон һәм кагыйдәләр кысаларында системалы дәвам иттерергә кирәк, дип саный.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20