Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.09.2016

Быел баланы мәктәпкә әзерләү чыгымнары кимрәк булган - ВЦИОМ

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге россиялеләрнең балаларны мәктәпкә әзерләү өчен күпме акча сарыф итүләре, балалар яңа уку елы башлану белән нинди хис -кичерешләр белдерүе турында сорауштыру нәтиҗәләрен тәкъдим итә.

2014 елдан башлап, беренче тапкыр ата-аналарның мәктәпкә әзерләү чыгымнары кимегән. Шулай итеп, быел чыгым 14,810 сум тәшкил иткән, бу, былтыргы белән чагыштырганда, 26 процентка кимрәк. Чагыштыру өчен: 2014 елның августында бу сан - 13,628 сум.

Чыгымнарның төп өлеше кием-салым һәм аяк киемнәре алуга туры килә: 5,931 сум (2015 елда – 7,191 сум). Мәктәп букчасы өчен уртача 2,153 сум һәм язу кирәк-яраклары өчен 1,968 сум сарыф ителгән. Сак хезмәте, классны җиһазлау һәм башка мәктәп кирәк-яракларына чыгымнар азрак (1.214). ата-аналар белем көнендә укытучыларга 1 меңнән артык сумга бүләк яки чәчәк алырга әзер түгел.

ВЦИОМ эксперты Олег Чернозуб: "Беренчедән, балаларны мәктәпкә әзерләү өчен чыгымнар кимү кулланучылар базарында вазгыятьнең нормальләшүен чагылдыра. Бу процесс инфляция темпы кимүдә чагыла. Икенчедән, дәүләтнең мәктәпләрне матди-техник тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрүдәге тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Безнең тикшеренүләрдә уку әсбапларына һәм мәктәп файдасына "өстәмә кертемнәр"гә чыгымнар кимүе чагыла".

ВЦИОМ тарафыннан сораштыру 2016 елның 27-28 августында Россиянең 130 торак пунктында, 46 өлкә, край һәм республикада, 9 федераль округта 1600 кеше арасында үткәрелгән.

 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20