Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.04.2015

Быел Казанда 3210 бала балалар бакчаларына юллама ала алачак

Казанның Совет районында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә башлады. Фучик ур., 86а адресы буенча урнашкан мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелешен бүген Казан мэры Илсур Метшин карап кайтты, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Илсур Метшин әлеге объектның Совет районы өчен әһәмиятлелеген билгеләп үтте. Биредә 5 меңләп бала балалар бакчасына юллама алырга чиратта тора. “Фучик урамындагы микрорайон яңа балалар бакчаларына мохтаҗ,  биредә күбесенчә яшь гаиләләр яши, моннан кала, йортлар тыгыз урнашкан, шәхси торак сектор да, ипотека йортлары да бар. Балалар бакчасы урыны үзе искиткеч, экологик яктан чиста. Әмма балалар бакчасын төзеп кую белән генә эш бетми, аны яхшы персоналлар, уку-укыту технологияләре белән тәэмин итү дә мөһим булып тора. Әлеге балалар бакчасына зур өметләр баглыйбыз, шуңа да төзелешне билгеләнгән вакытында тәмамлау зарур”, - дип билгеләп үтте мэр.

“АкТаш” ҖЧҖ директоры Газинур Әхмәтов сүзләренә караганда, бүгенге көндә мәйданда нигез ташы салу эшләре тәмамланган. Төзелеш эшләре график буенча бара, балалар бакчасы төзелешен 15 июльгә тәмамлау күздә тотыла.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен быел июльдә файдаланышка тапшыру планлаштырыла. ТР Президенты тарафыннан игълан ителгән социаль программалар кысаларында быел Казанда 3210 бала балалар бакчаларына юллама ала алачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20