Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
05.09.2017

Быел Казанга ун яңа трамвай кайтартыла

Быел Казан ун яңа трамвай алачак, шуларның өчесе инде республика башкаласына кайтарылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «Метроэлектротранс» генераль директоры Әсфән Галәвов хәбәр итте.

«Без салон чисталыгына зур игътибар бирәбез, чөнки безнең Казанда бик күп кунаклар, туристлар була, аларның трамвай яки троллейбуска кергәч, күңеле төшәргә тиеш түгел. Узган ел белән чагыштырганда, быел юл-транспорт һәлакәтләре кимегән. Казанда трамвайлар яңа, быел тагын өч озын трамвай китертелде, хәзер аларны җыябыз һәм көйлибез. Ә тагын җиде трамвай октябрь аенда киләчәк. Шәһәр халкы быел ун трамвай алачак», — диде Әсфән Галәвов.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций