Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
24.05.2017

Быел Татарстанда 218 мең баланың җәйге ялы оештырылачак

Татарстанда җәй көне ял итүчеләрнең саны 3610 кешегә арткан. Быел барлыгы 218 мең бала ялга җибәреләчәк. Бу хакта бүген республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте. 2016 елгы җәйдә 215 мең бала ял иткән.

«Быел 54,5 мең кешегә тулысынча республика бюджеты акчасы хисабына юллама буенча ял оештыру планлаштырыла. Шул исәптән тормыш хәле авыр булган балалар өчен 16 мең юллама каралган», — дип белдерде үзенең чыгышында министр.

Бүгенге көндә Татарстанда дистәләрчә балалар лагерьлары төзекләндерелә. Төп эшләр май уртасына кадәр башкарылган. Соңгы биш елда дәүләт карамагындагы лагерьларның 59 проценты төзекләндерелгән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин