Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.03.2016

Быел Татарстанда күп фатирлы 830 йортны капиталь төзекләндерү планлаштырылган

Быел Татарстанда күп фатирлы 830 йортны капиталь төзекләндерү планлаштырылган Татарстан Республикасында авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программасы буенча торак төзү дәвам иттерелә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин билгеләп үтте. Видеоконференция режимындагы киңәшмә исә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә уздырылды, анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.

Күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы турында сөйләгәндә, Ирек Фәйзуллин 2016 елда республикада 830 йортны ремонтлау планлаштырылуын, шул программаны финанслауга 4,7 млрд сум күләмендә акча каралуын тәгаенләде.

Күп фатирлы йортларда лифт җиһазларын алыштыру мәсьәләсе буенча министр җентекле хисап тотты. Быел бу эшне үзәкләштереп алып бару күздә тотыла. Рөстәм Миңнеханов лифт җиһазларын алыштыру эшенең шулай оештырылышына уңай бәяләмә биреп, барлык гамәлләр килешеп башкарылырга, җиһазлар китерүчеләр эшне вакытында башкарасы безнең өчен ышанычлы булырга тиеш, дип искәртте. 

Министр Ирек Фәйзуллин быелга мәгариф учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасы турында хисап ясады: 95 мәктәп, шул исәптән 15 коррекцион мәктәп, 53 мәктәпкәчә оешма бинасы төзекләндереләчәк. 11 март белешмәләре буенча, 144 объектта эшләр алып барыла, ә алар - 80 гомуми белем бирү мәктәбе, 15 коррекцион мәктәп, 49 мәктәпкәчә оешма.

2016 елда балалар сәламәтләндерү лагерьларының 9ында капиталь төзекләндерү , 1сендә реконструкцияләү эшләре, 2 балалар сәламәтләндерү лагере төзү планлаштырылган, аларның барысында да эшләр башланган.

Булдырыла торган ресурс үзәкләрендә (колледжларда) 2016 елда 8 профессиональ мәгариф оешмасын төзекләндерү планлаштырылган, 7сендә эшләр инде бшланган.

Капиталь төзекләндерү күздә тотылган мәдәният объектларында эш башкарылышы 55 процент тәшкил итә. Барлыгы 43 мәдәният учреждениесенең торышын быел тиешле тәртипкә китерү күздә тотыла.

Моннан тыш, быел яшүсмерләр клубларының 27сен, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең 29ын, муниципаль берәмлекләр җирлекләре советлары биналарының 78ен капиталь төзекләндерү планлаштырыла.

"Парклар һәм скверлар" программасы кысаларында 2016 елда 39 муниципаль берәмлектәге 44 объектта тиешле эш башкару ниятләнә, су саклау зоналарын уңайлату программасы буенча - 19 муниципаль райондагы 21 объектта.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20