Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.11.2016

Быел Татарстанда сулыкларга төшү юлларын чикләгән 276 объект сүттерелгән – мисаллар

Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 2016 нчы елда табигатьне саклау юнәлешендә 7 меңнән артык закон бозу очрагын ачыклаган. Бу хакта бүген “Татмедиа” агентлыгында “Татар-информ” уздырган матбугат конференциясендә республиканың экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Фаяз Шакиров белдерде.

Аның әйтүенчә, суд приставлары хезмәте һәм прокуратураның уртак эше, административ материалларның сыйфатын арттыру нәтиҗәсендә, 35 млн сумнан артык штраф түләттерелгән. “Бу 2015 нче ел күрсәткечләреннән артык. Штраф түләттерү буенча эш дәвам иттерелә”, - диде Фаяз Шакиров.

Су саклау зоналары елы кысаларында, министрлык инспекторлары су объектларына 2 мең рейд ясаган, төбәк әһәмиятендәге барлык сулыклар 100 процент дәрәҗәдә тикшерелгән.

Күзәтчелек эше нәтиҗәләре буенча, су саклау законы таләпләренең 1599 мәртәбә бозылуы ачыкланган. Хокук бозучыларга 9 млн сумнан артык суммага административ штраф салынган. 2015 ел дәвамында су законы бозылуның 536 очрагы теркәлгән булган.

“Су объектларына ирекле керүне чикләү фактлары буенча максатчан чаралар уздырыла. Министрлык инспекторлары тарафыннан төбәк әһәмиятендәге сулыкларга төшүне чикләү буенча 387 факт теркәлде. Моның өчен 2,8 млн сум күләмендә административ штраф билгеләнде”, - дип белдерде Фаяз Шакиров.

Төбәк әһәмиятендәге су объектларына ирекле үтеп керү фактлары буенча административ тикшерү нәтиҗәләре буенча 334 административ материал төзелгән. Ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында 325 кисәтү ясалган. Министрлык материаллары буенча судларга 67 дәгъва гаризасы юлланган. Су объектларына төшү юлларын чикләгән 276 объект сүтеп алынган. Бу – бетон коймалар, ниндидер корылмалар.

Алга таба Фаяз Шакиров мисалларга тукталды. Питрәч муниципаль районыЗванка бистәсендә авыр техника кулланып, законсыз корылма – Безымянное күле ярында кирпеч койма җимерттерелгән.

Бөгелмә районының “Бугульминское УТТ” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенең юридик затына мөнәсәбәттә, ангар һәм металл киртә кую юлы белән су объектына юлны чикләгән өчен, 8.12.1 маддәсе буенча административ чаралар күрелгән. Нәтиҗәдә, җәмгыять җитәкчесе хатасын төзәткән. Шушындый ук закон бозу факты

Лениногорскида Дала Зәе елгасы яр буе сызыгында “Подлесный” су насосы станциясе территориясендә дә ачыкланган һәм юкка чыгарылган.

Бөгелмә районы Карабаш сусаклагычы яр буенда сулыкка төшүне чикләү буенча закон бозу теркәлгән. Министрлык дәгъвасы буенча суд гражданинны хокук бозуларны төзәтергә мәҗбүр иткән. Фаяз Шакиров әйтүенчә, министрлык инспекторлары бу урынга кабаттан баргач та, вазгыять үзгәрмәгәнен, ә суд приставлары башкарма производствоны инде япканын ачыклаган. Суд карары үтәлмәү факты буенча суд приставына карата РФ Җинаять кодексының 285 нче маддәсенең 1 нче часте буенча җинаять эше кузгатылган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20