Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.12.2016

Быел XI Бөтенроссия мөселман шигърият бәйгесе намазга багышлана

Быел XI Бөтенроссия мөселман шигърият бәйгесе намазга багышланаМәскәүдә XI Бөтенроссия мөселман шигърият бәйгесе башланды. Мәскәү Диния нәзарәте, Россия Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр Шурасы тарафыннан оештырылучы иҗади бәйгенең быелгы темасы “Биш дога” дип атала һәм ул ислам нигезләренең берсе – намазга багышлана. Бу хакта Мәскәү Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге берничә этапта уздырыла. Иҗади эшләрне бәйгене оештыручыларга 2017 елның 1 мартына кадәр тапшырырга була. Җиңүчеләрне 26 мартта Мәскәүдә бүләкләячәкләр. Беренче урынга – 30 мең сум, икенчегә – 25 мең сум, өченче урынга 20 мең сум күләмендә премия вәгъдә ителә. Татар телендә язылган шигырьләр арасында аерым җиңүче билгеләнәчәк, ул 25 мең сум белән бүләкләнәчәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20