Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.07.2017

Быелгы Тукай бүләге иясе белән “Ком сәгате” тапшыруы кабатлана

Якшәмбе “Ком сәгате” тапшыруында 2017 нче елның Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе иясе Харис Салихҗан катнаша. Татар дин эшлеклесе, танылган язучы һәм Бөек Ватан сугышы ветераны катлаулы тормыш юлы гына үтеп калмыйча, аларны кәгазь битенә салып, халкына тапшыра алган галим дә санала.

Харис хәзрәт Салихҗан «А. Пушкин, Г. Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары» һәм «Дин һәм фән (дөньядагы дини һәм дөньяви мәдәният нигезләре)» китаплары өчен 2017 нче елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә лаек дип табыла.

Балачакта әтисе биргән дин нигезләре аны Ислам дине юлына кайтара ул дини мәдрәсә тәмамлый. Ислам кануннары һәм Ислам әхлагы темаларына радио, телевидение, газеталар аша чыгышлар ясый. Аның «Исламның кыскача тарихы» исемле дәреслеге, «Мөселман исемнәре», «Тукайның Исламга мөнәсәбәте», «Ислам тарихы вә нигезләре» исемле китаплары Харис хәзрәт Салихҗанны хәзерлекле Ислам белгече буларак таныттылар. Күренекле аксакал белән кызыклы “Ком сәгате” тапшыруын карарга онытмагыз.

Дин эшлеклесе һәм галим Харис хәзрәт Салихҗан белән “Ком сәгате” тапшыруы якшәмбе, 30 нчы июль, 19:10 сәгатьтә "ТНВ-Планета" телеканалында эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»