Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.04.2017

Быелгы Тукай премиясе лауреатлары - "Таяну ноктасы" кунаклары

Пәнҗешәмбе, 27 нче апрель, "Таяну ноктасы" тапшыруы "Без — Тукайлы халык" темасын игътибар үзәгенә ала. 26 нчы апрельдә бөтен республикада зурлап татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган шигърият бәйрәмнәре үткәрелде.

Зур дулкынлану белән елның-елында премиягә дәгъва кылучылар Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булучылар исемлеген көтеп ала. Бу мактаулы исемгә быел кемнәр лаек булды һәм бүләк тирәсендә барган бәхәсләр ни дәрәҗәдә лауреат исеменә лаек булган сәнгать әһелләрен тәнкыйтьли ала? Җавап таләп иткән катлаулы мәсьәләләргә аңлатма студия кунаклары тарафыннан бирелә. Студиягә 2017 нче елның Габдулла Тукай исемендәге  дәүләт премиясе ияләре чакырыла. Алар — язучылар Розалина Шаһиева, Харис Салихҗан һәм Мәдинә Маликова.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 27 нче апрель, "Таяну ноктасы" тапшыруында эзлиләр. Хәзер “Таяну ноктасы” дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20