Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
12.04.2017

“Быть оракулом» танылган композиторны яңа яктан ача

Якшәмбе, 16 нчы апрель, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 12:00 сәгатьтә «Быть оракулом» дип исемләнгән телеочерк тәкъдим ителә. Ул танылган композитор София Гобәйдуллина турында сөйли.

Исегезгә төшерәбез, сигезенче мартта «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында София Гобәйдуллина турында төшерелгән «Быть оракулом» документаль фильмының премьерасы булып узды. Монолог жанрындагы фильм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең музыкаль һәм әдәби тапшырулар редакциясе баш редакторы, музыкант Зөлфия Әсәдуллина тарафыннан эшләнелде. «Фильмның төп максаты — София Гобәйдуллинаның яшәү мәгънәсен ачыклау иде,» — дип билгеләгән иде премьерадан соң Зөлфия Әсәдуллина.

Танылган композиторга багышланган телеочеркны 16 нчы апрель 12:00 сәгатьтә карамыйча калмагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!