Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
29.11.2017

Өч дус һәм маэмай маҗараларында яңа борылыш

Чәршәмбедән «Яңа Гасыр» каналында «Трое в лодке, не считая собаки» телесериалы күрсәтелә башлый. Өч сәяхәткә чыккан дус маҗараларын күзәтергә онытмагыз.

Режиссёр Наум Бирман тарафыннан төшерелгән фильм өч буйдакның тормыш борчуларыннан туеп, табигать белән янәшә булу өчен Темза елгасы буйлап сәяхәткә чыгу тарихын сөйли. Буйдаклар көймәләренә азык-төлек тутыралар һәм Темза буйлап юл алалар. Көймәләрендә дүртенче дуслары да бар — Монморенси кушаматлы маэмай.

Лондон сәяхәтчеләре бары яхшы һава торышына гына өметләнәләр һәм каршыларына очраячак авырлыкларга һич кенә дә әзер булмыйлар. Фильм геройлары ялларын бары тик ир-атлар дуслыгында гына үткәрергә вәгъдә бирешәләр, ләкин күрше көймәдә өч гүзәл зат үтеп барганын күреп, һәрберсе үз вәгъдәләрен оныталар.

Күпләргә таныш «Трое в лодке, не считая собаки» телесериалында өч дус ролен Андрей Миронов, Александр Ширвиндт һәм Михаил Державин кебек билгеле актерлар башкара. Фильм инглиз язучысы Джером К. Джеромның бер исемдәге повесте буенча төшерелгән.

Телесериалны чәршәмбе, 29 нчы ноябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 22:10 сәгатьтә карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!