Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.01.2016

Чаллы егетләре грек-рим көрәше буенча Татарстан беренчелеге призерлары булган

Бөгелмәдә 1996-98 нче елгы юниорлар арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан беренчелеге тәмамланган. Ярышларда “Витязь” балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашкан.

Җиңүчеләр һәм призерлар арасында Яр Чаллы вәкилләре булган. Шулай итеп, беренче урыннарны Марат Мөбәраков (74 кг); Дмитрий Холин (96кг), икенче урыннарны Раушан Яфасов (84кг), Ильяс Газизуллин (120 кг), өченче урыннарны Илнур Шәфыйков (60кг), Илшат Касыймов (60 кг) яулаган.

Спортчылар белән тренер-мөгаллимнәр Виталий Юкин, Данис Таһиров, Рөстәм Кашапов шөгыльләнә, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20