Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.04.2015

Чаллы институты студентлары 21,5 литр кан тапшырган

Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында Донор көне узды.

Кан үзәге хезмәткәрләре югары уку йортында эшләделәр. Институтның 57 студенты 21,5 литр кан тапшырды. Аларның күбесе икенче тапкыр, ә бер егет инде дүртенче тапкыр кан бирә.

Кан тапшырганнарга печенье белән кайнар чәй эчерделәр, 524әр сум акча бирделәр. Алар ике көнгә укудан азат ителде, махсус җыю системасы буенча балл алдылар. Бу “Мин – Татарстан доноры” билгесе, флешка яисә калын куртка алырга мөмкинлек бирә.

Бу хакта “Шәһри Чаллы” басмасы хәбәр итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20