Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.10.2017

Чаллы коткаручылары адашкан гөмбә җыючыга урманнан чыгарга булышкан

Чаллы коткаручылары адашкан гөмбә җыючыга урманнан чыгарга булышкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көндез ашыгыч хезмәтләрне чакыру 112 бердәм телефон номерына Минзәлә районы Мияш авылыннан 68 яшьлек ир-атның урманда югалуы турында хәбәр керә. Көн үзәгендә ул, телефонын алмыйча, урманга гөмбә җыярга киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

Чаллы коткару бүлеге хезмәткәрләре ир-атны Юрта урманчылыгының 121 нче квадратында табып, урманнан чыгарган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20