Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
12.07.2017

Чаллы "Үрмәкүч-кеше"се 83 метрга менеп җитәрме?

Чаллы уртасындагы биек бина — «Түбәтәй"не белмәгән кеше юктыр. Аның биеклеге — 83 метр. Менә шуның фасады буйлап, арканнарга тотынып, Евгений Колдун атлы «Үрмәкүч-кеше» түбәгә кадәр менәчәк, дип яза җирле басма.

Аның өстендә нәкъ менә фильмдагы «Үрмәкүч-кеше» костюмы булачак. Икенче төрле шушы ысул белән биеклекләргә менүчеләрне роупджампер дип атыйлар. Шоу-тамаша 14 июль көнне 17.30 сәгатьтә башлана. «Үрмәкүч-кеше» үрмәләгән вакытта иң шәп селфи төшерүчегә биек бинаның җитәкчелеге түбәгә менеп шәһәрне хозур кылу өчен сертификат бүләк итәчәк. Шунысы кызыклы: Чаллы тарихында беренче тапкыр йорт стенасы буйлап үрмәләүчене карарга бик күп халык җыелачак, тамашаны күрергә күрше Алабуга, Түбән Кама, Минзәлә, Менделеевск калаларыннан да киләчәкләр.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!