Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
05.07.2017

Чаллы Сабан туена Төркия кунаклары килә

Чаллы Сабан туе бәйрәменә республика премьер-министры Алексей Песошинның һәм күпсанлы Төркия кунакларының килүе көтелә, дип хәбәр итә «Чаллы хәбәрләре».

Төркия кунаклары арасында Төркия президенты киңәшчесе, Чаллының Төркиядәге тугандаш шәһәрләре — Казан һәм Бурса мэрлары да булыр, дип көтелә. Төркия делегациясе Чаллыда 3 көн булачак. Сабан туе алдыннан — 6 һәм 7 июльдә алар эшлекле форумда катнашачак.

Алдарак хәбәр ителгәнчә, Чаллы Сабан туе 8 июльдә булачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера