Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
02.06.2017

Чаллы шәһәр мөхтәсибәте 200 кеше катнашындагы ифтар үткәрергә җыела

Чаллы шәһәр мөхтәсибәте 200 мөселман катнашында зур ифтар үткәрергә җыена, анда ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның да килүе көтелә.

Яр Чаллы шәһәрендә Рамазан ае зур активлык белән башланып китте һәм шулай дәвам итә. Бу хакта шәһәр имам-хатыйбы Әлфәс хәзрәт Гайфуллин болай ди: «Аллаһыга шөкер, Рамазан ае зур активлык белән башланып китте. Көннәр озын булса да, үткән еллар белән чагыштырганда ураза тотучылар санының артуы күренә. Салкынча һава торуы да ураза тотучыларга уңайлылык тудыра, моны безгә Аллаһның бер рәхмәте дип кабул итәргә кирәк. Бик күп кешеләр — учреждениеләрдә, җитештерүдә эшләүчеләр, яшьләр, укучылар ураза тоталар. Мәчетләребездә тәрәвих намазларына йөрүчеләр күп. Картлар бик үк йөри алмаса да, яшьләребез бик актив. Дүрт мәчеттә тәрәвих намазларында Коръән хәтем кылына. Калган мәчетләребездә дә мәхәллә халкы аерым бер билгеләнгән вакытта җыелып көн саен бер җүз Коръән укыйлар. Беренче көннәрдән мәчетләребездә ифтар мәҗлесләре бара. Көн саен „Күңел“ радиосы аша халыкны вәгазьлибез.»

Чаллы мәчетләре чиратлашып мөселаннарны ифтар мәҗлесләренә чакыра башладылар. Инде «Туфан» мәчетендә һәм «Ак мәчет"тә ифтарлар үтте.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера