Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
08.06.2017

Чаллы театры "Ай тотылган төндә" драмасын фестивальгә алып бара

Чаллы Татар Дәүләт драма театры Казанга төрки халыклар театрларының «Нәүрүз» фестиваленә барырга җыена. Анда алар Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» драмасын Галискар Камал театрының кече залында 9 июньдә күрсәтәчәкләр, дип яза җирле басма.

«Нәүрүз» халыкара театрлар фестивале XIII тапкыр үткәрелә. Анда быел Татарстаннан, Башкортстаннан, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Эстониядән һәм Россиядән 18 театр үз тамашалары белән катнашачак. Фестивалне ачу тантанасы 5 июньдә булды.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха