Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.12.2015

Чаллыда автобуслар арта

Яр Чаллы каласы урамнарындагы маршрутлар буенча йөри торган автобуслар саны 90га җитәчәк, дип белдерә “Шәһри Чаллы” газетасы.

Моны күздә тотып, “Электротранспорт” муниципаль унитар предприятиесе автобус йөртүчеләрне эшкә кабул итә. Бүген автопаркта 136 “Нефаз” бар. Шоферлар җитмәү сәбәпле, аларның 50се тик тора.

"Рейстагы автобуслар саны 14кә генә артса да, хәрәкәт интервалы кыскара. 26нчы маршруттан тыш, һәр маршрутка 1әр автобус өстибез. Бүгенгә уртача интервал 8-9 минут тәшкил итә, декабрьдә 7-8 минутка калырга тиеш. Урамнарга барлык автобусларны да җибәргәч, вәгъдә иткәнчә, интервал 5-6 минут булачак", – диләр “Электротранспорт” предприятиесе хезмәткәрләре.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20