Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
11.07.2017

Чаллыда бала табучылар кимегән

Чаллыда бала табучылар кимегән, дип яза җирле басма.

Чаллыда быел күбрәк малайлар туа- 54%, кызлар- 46% кына. Бусы бер хәл, ак калада бала табулар узган елга караганда 13% ка кимегән, ягъни былтырга караганда 534 балага азрак. Чаллыда җәмгысы 2017 елның беренче яртысында 3643 сабый дөньяга килгән. Автокалада быел иң өлкән әти булган ир кешегә 63, ә бала тапкан хатын-кызга 49 яшь икән.

ЗАГС хезмәткәрләре әйтүенчә, яңа туган татар балаларына хәзер Әмир, Тимур, Әминә, Ясминә кебек исемнәрне күп кушалар.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!