Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.01.2016

Чаллыда "Дакар-2016"ның көмеш призерлары "КАМАЗ-Мастер"ны каршы алдылар

Чаллыда "Дакар-2016"ның көмеш призерлары "КАМАЗ-Мастер"ны каршы алдылар Чаллыга "Дакар-2016" халыкара раллиеның көмеш призерлары әйләнеп кайтты.

Электән килгән традиция буенча, "Бигеш" аэропортында "Дакар" җиңүчеләрн тантаналы рәвештә каршы алдылар. Искәртеп узабыз: быел "КАМАЗ-Мастер" командасы, ә нәкъ менә Айрат Мәрдиев, Айдар Беляев һәм Дмитрий Свистунов экипажы икенче урынны алды. 

Команданы каршы алырга "КАМАЗ" ГАҖның генераль директоры урынбасары Юрий Герасимов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, "КАМАЗ"ның профком рәисе Александр Васильев, шулай ук күп санлы җанатарлар, экипаж әгъзаларының туганнары, якыннары, шәһәр яшьләре килгән иде.

Искәртеп узабыз: быел икенче урынга карамастан, "КАМАЗ-Мастер" 13 тапкыр  "Дакар" халыкара ралли чемпионы санала. Дөньяның бер генә командасының да мондый уңышы юк, шулай ук Россия Конструкторлар кубогында да беренче бара.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20