Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
05.05.2017

Чаллыда еланнар активлашкан

Яр Чаллы һәм Круглое Поле бакча ширкәтләрендә, Тукай һәм Зәй районнарында еланнар активлаша башлаган. Бу хакта елан чагу буенча профилактикага багышланган матбугат конференциясендә 2 нче шәһәр хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире Ләйсән Ханова әйтеп узды, дип яза «Шәһри Чаллы» газетасы.

— Елан чаккан очракларда жгут салу киңәш ителми. Юкса, тукымаларда некроз башланырга мөмкин. Иң кулай эш: яраны бәйләп, сырхауханәләргә мөрәҗәгать итүгә йөрүчеләр — 2 нче шәһәр хастаханәләренә, так санлыга беркетелгәннәр — 5 нче шәһәр хастаханәләренә карый. Тукай районында яшәүчеләр көндезләрен Тукай Үзәк район хастаханәсенә, ә кичке сәгатьләрдә 2 нче яки 5 нче хастаханәгә мөрәҗәгать итә алалар. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең травпунктына барырга кирәкми. Анда елан чагудан дәвалау буенча хезмәт күрсәтелми, — дип сөйләде белгеч.

Саннарга тукталсак, узган елны Яр Чаллыда кара елан чагудан дүрт кеше шәһәр хастаханәләренә озатылган булган. Агымдагы елда мондый очраклар әлегә теркәлмәгән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!