Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
18.05.2017

Чаллыда кер юуу машиналары җитештерәчәкләр

Кытай эшмәкәрләре Чаллыны үз иттеләр. Биредә «Ефәк юлы» исемле бу ил эшкуарларының базары эшли. Суыткычлар җитештерүче «Хаер» заводы ныклы адымнар белән уңышлы нәтиҗәләргә ирешә.

Инде кытайлылар Чаллыда кер юуу машиналары җитештерә башларга ниятлиләр. Ул 2018 елда ачылып эшли башларга тиеш. Хәзер булачак конвейр урынын әзерләү бара. Кер юуу машиналары суыткычлар кебек үк Чаллыда әзер детальләрдән җыелачак.

Моннан тыш кытайлылар үзләре җитештергән көнкүреш техникасын сату өчен мазсус сәүдә үзәген ачарга җыеналар. Тиздән Пекиннан автокалага күпсанлы делегатция килүе көтелә.

Кытай инвесторларының Татарстанда җитештерү предприятиеләрен ачу халыкны эш белән тәмин итүдә зур роль уйный.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Болгар радиосы в Набережных Челнах Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций