Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
13.07.2017

Чаллыда керәшен халык бәйрәме Питрау билгеләп үтелә

Якшәмбе, 16 июльдә, Чаллы ипподромында керәшен халкының гореф-гадәт, йолаларын чагылдыра торган Питрау бәйрәме уздырыла. Бу хакта Автошәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмдә Алабугадан — «Ак каз», Чаллыдан — «Карендәшләр», «Казан айбагары», «Кама таңнары» фольклор ансамбльләре һәм шулай ук Татарстанның халык артисты Галина Казанцева чыгыш ясаячак.

«Питрау көне"ндә гадәттә уздырыла торган аркан тартышу, кыр чәчәкләреннән гөлләмәләр җыю, каен миллеге бәйләү, утын кисү кебек ярыш-бәйгеләр дә булачак.
Бәйрәм программасы танылган артистлар Александра Игнатьева, Оксана Дмитриева, Марина Карпова, Валерия Шрыкова катнашында концерт-дискотека белән тәмамланачак.
Шулай итеп, Питрау бәйрәме Чаллы ипподромында якшәмбе көнне — 16 июльдә 16.00 сәгатьтә башлана.

(Татар-информ)



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Луиза Заирова. Интервью на татарском Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха