Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
04.10.2017

Чаллыда озын толымлы кызларны сайлыйлар

Чаллыда «Шатлык» яшьләр үзәгендә иң озын толымлы кызларны сайлаячаклар. Бу кызлар төбәкара «Чулман аръягы озын толымы-2017» бәйгесендә катнашачаклар.

Конкурста 5 яшьтән алып 30 яшькәчә гүзәлләр катнаша ала. Озын толымлыларны яшь төркемнәренә бүлеп сайлаячаклар. Конкурс шартлары бик кырыс, әйтик, 5−9 яшькә кадәрге төремдә кызларның чәче 40 сантиметрдан ким булмаска тиеш, 10−14 кә кадәрге үсмерләрнең толымнары 50 сантиметр, 15 тән 30 яшькә кадәргеләрнеке 60 сантиметр булырга тиеш. Болардан тыш кызларның таланты, уңганлыгы да сыналачак. Бәйге үзе Чаллыда үтәчәк, анда күше район-калалардан да гүзәл затлар киләчәк.

«Чулман аръягы озын толымы-2017» конкурсын оештыручылар җиңүчеләргә затлы бүләкләр вәгъдә итәләр.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин