Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
18.05.2017

Чаллыда рөхсәтсез самолет очып йөргән

Транспорт прокуратурасы Чаллының «Бигеш» халыкара аэропортыннан рәсми рәвештә очу өчен рөхсәте булмаган очкычның даими рәвештә күккә күтәрелүен ачыклаган. Тикшерүләр күрсәткәнчә бу якындагы агрофирма кырларына ашлама чәчүче «кукурузник» булып чыккан, дип яяза җирле басма.

АН-2 самолеты Краснодар краеннан бирегә эшкә: ашлама сиптерергә килгән икән.Әммә һава транспорты командирының очыш өчен рөхсәт биргән документлары булмаган. Транспорт прокуратурасы әлеге очыш өчен җаваплы җитәкчеләргә штраф салачак.

Моннан тыш, әлеге агрофирманың аэропортка якын урнашкан булуы, башка самолетлар очышына куркыныч яный, дигән дәгъва дә белдерә хокук саклау органнары. Бу районда кошлар күп очып йөри икән, ә алар самолет двигательләренә эләгергә мөмкиннәр.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс