Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.05.2017

Чаллыда сабыйлар тууы кимегән, әммә ул ел ахырында артачак икән

Чаллыда бала туулар кимеде. 2017 елның дүрт аенда нибарысы 2350 сабый дөньяга килгән. Узган ел бу чорда 2697 нарасының тууы теркәлгән иде, дип яза җирле басма.

Быел туганнарның 1005 е гаиләдә беренче бала, икенче баланы 995 ата-ана алып кайтырга планлаштырган, ә инде өченчегә "җөрәт" иткәннәр 282. Шунысы аянычлы 155 сабый әтисез гаилә "җимеше". Монда аерылышкан парлар һәм кияүгә чыкмый гына бала табучылар керә.

Тагы шунысы мөһим: Чаллыда быел 30 пар игезәк туган, ә узган ел гыйнвар-апрель айларында дөньяга килгән игезәкләр 26 гына булган.

Автокалада быел иң күп сабыйлар август ахры, сентябрь аенда туачак, дип әйтәләр табиблар. Чөнки исәпкә куелган авырлы хатын-кызларның күбесенең бала табу сроклары шушы вакытка туры килгәнлеген билгеләгәннәр. Ел башында туучылар саны азрак булса да, 2017 елның икенче яртысында бу өлкәдә план арттырып та үтәләчәк икән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20