Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.02.2015

Чаллыда суыткыч җитештерү заводы ачарга җыеналар

Кытайлылар Чаллыда суыткыч җитештерү заводы ачарга җыеналар. Бу уңайдан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев “Haier” компаниясе вәкилләре белән очрашты. Проект җитәкчесе Ван Шоужун завод төзелешенә беренче этапта 50 миллион, икенчесендә 6 миллион доллар кирәклеген әйтте. Яңа завод “Мастер” Кама индустриаль паркы биләмәсендә булачак. Биредә башта елына 250 мең суыткыч җитештерергә планлаштыралар. Аннары бу сан 500 меңгә җитәргә тиеш. Товарны Россия һәм якын чит илләргә җибәрмәкчеләр. Заводта 2000 эш урыны булачак.

Декабрьдә җитештерелә торган суыткычларның модельләре расланачак, дип белдерә “Шәһри Чаллы” басмасы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20