Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.10.2017

Чаллыда "тыелган" сырлар сатканнар

Чаллыда "тыелган", ягъни "санкция" кертелгән сырларны юк иттеләр. Алар Алманиядән, Литвадан һәм Финляндиядән китерелгән сөттән ясалган ризыклар иде, дип яза җирле басма.

Бу хәл Чулман транспорт прокуратурасы Роспотребнадзор, Россельхознадзор һәм Татарстан таможнясы белән берлектә автокаланың базарларында һәм сәүдә үзәкләрендә тикшерүләр уздырганнан соң булды. Әйтик, "Экобазар"да немец компаниясенең "Dorblu" сортлы һәм Литваның "Dziugas" маркалы сырлары әнә шундыйлардан иде.

"Октябрьский" сәүдә үзәгендә финнарның "Олтерманн" сырын сатканнар. Сәүдәгәрләр бу ризыкларның кайдан алулары турында мәгълүмат бирүдән баш тарталар. Бары күпләп сатучылардан алганнарын гына хәбәр итәләр.

Алынган сырлар шәһәр читенә алып чыгып юк ителгән. Алар башта изгәннәр аннан өсләренә белизна сипкәннәр һәм чүплеккә ташлаганнар.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»