Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.12.2015

Чаллыга БИЗНЕС-ДЕСАНТ төште

Мондый проект бизнесменнар арасында тәҗрибә белән алмашу өчен генә түгел, яшьләргә дә үз бизнесларын башларга ярдәм итә.

Чаллы шәһәре предпринимательләренә ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәре Данил Петров сүзләренчә, бүген яшьләр андый сорау белән берәр оешмага мөрәҗәгать итсәләр, алардан шундук акча сораячаклар. Ә Икътисад министрлыгы тарафыннан финанслаштырылган "Бизнес-Десант" проекты тиешле бизнес-проектларны бушлай тәкъдим итә. 

Тәҗрибәле бизнес-тренерлар семинарда катнашучыларны маркетинг серләренә, тендер законы һәм налогооблажение нечкәлекләренә төшендерделәр. Ләкин аннан да кала тамашачыга мөһим булган бүләк - төгәл барлык күрсәтмәле бизнес-комплектлар. Кризис вакытларында алар предпринимательләргә теге яисә бу проектны башлап җибәрергә ярдәм итәчәк.   

Данил Галимзянов, проектның бизнес-тренеры:

Кризис үзеңнең бизнесыңа яңа күзлектән чыгып карарга мәҗбүр итә. Шул ук вакытта яшьләр өчен ул яңа мөмкинлекләр ача. Безнең киңәшләр бизнесны башлап җибәрергә, аны үстереп җибәрергә булышачак.

Студентлар белән яшь препринимательләрдән кала, бу өлкәдә инде озак вакыт эш иткән хезмәткәрләр дә катнашты әлеге семинарда. Һәрберсе үзенә кирәкле мәгълүмат туплый алды.

Бер ай буена "Бизнес-Десант" проекты бизнесменнар арсында зур популярлыкка ия булды. Әлеге семинарлар Татарстан Республикасы буенча 17 декабрьгә хәтле барачак.

Төгәлрәк мәгълүмат Bizdesant.ru сайтында.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20