Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.02.2015

Чаллының “Динамо” волейбол командасы Россия чемпионаты беренчелегендә лидерлык итә

Чаллының “Динамо” волейбол командасы Россия чемпионаты беренчелегендә лидерлык итә. Новокуйбышевскида 2014-2015 еллар сезонының Идел буе волейбол ассоциациясе Беренчелегенең беренче лигасы Россия чемпионатының V туры тәмамланды. 
«Динамо» ир-атлар волейбол клубы бертөрле 3:0 исәбе белән «Ново» (Новокуйбышевск), «Чебоксары» ВК һәм «Динамо» (Ульяновск) командаларын җиңде.
Чаллы спортчылары биш турдан соң 24 очко белән Идел буе зонасы турнир таблицасында лидерлык итә. Икенче урында – Чабаксар волейболчылары (22 очко), өченче урында – Нижегородскидан “Бор” клубы (20 очко).
20-22 февральдә Чаллыда алтынчы тур уза, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20