Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
30.06.2017

Чаллының танылган районында шартлау булган

Чаллының Яр Чаллы микрорайонында шартлау булган, берәү җитди зыян күргән, дип хәбәр итә «Челнинские известия» газетасы.

1 нче Яр буе (Береговая) урамында ир-ат «болгарка» белән 200 литрлы мичкәне кисә торган булган. Мичкә эчендә чыгып бетмичә калган сыек газ парлары булган. Шул сәбәпле мичкә шартлап, нәтиҗәдә 31 яшьлек ир-ат башына күпсанлы җәрәхәтләр алган, бит сөякләре сынган.

Фаҗига урынына «Ашыгыч ярдәм» һәм полиция хезмәткәрләре килгән. Зыян күрүче хастаханәгә озатылган.

Хәзерге вакытта полиция булган хәл буенча өстәмә мәгълүматлар туплый.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера