Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.05.2015

Чәчү кампаниясен вакытында тәмамлау зарур - Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген ТРның Чистай районы хуҗалыклары башлыклары, инвесторлары һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре белән очрашып, язгы кыр эшләре барышы турында фикерләште. Аны ТР вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Иванов һәм башкалар озатып йөрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз: бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Әлки, Алексеевск һәм Чистай районнарына эш сәфәре кылды.

Чистай районына килгәч, Рөстәм Миңнеханов җирле хуҗалык җитәкчеләре белән очрашты. Аңа районда 110 мең 252 гектар чәчүлек җире барлыгын хәбәр ителде. Чәчү эшләре 27 процентка үтәлгән.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, язгы кыр эшләрен вакытында тәмамлау - республика өчен иң төп бурыч. "Быел без эшләрне бераз соңга калып башладык. Әмма, шуңа да карамастан, чәчү кампаниясен вакытында тәмамлау зарур", - дип билгеләп үтте ул. ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын үткәрүгә аерым игътибар бирергә кирәк, дип өстәде. "Бу илебез өчен бик мөһим вакыйга. Мемориаль комплекслар, зиратларны тәртипкә китерегез. Шул ук вакытта бу эшләрне 9 нчы майдан соң да дәвам итәргә кирәк", - дип йөкләмә бирде ул.

Марат Әхмәтов, үз чиратында, Чистай районында чәчү йөкләмәсе зур булуны билгеләп үтте. Әмма җирле аграрийларның техник җиһазландырылышы иң югары дәрәҗәдә.  "Авыл хезмәтчәннәренә тырышырга туры килә. Җирнең һәр квадрат метрын эшкәртеп, туфрактагы дымны мөмкин кадәр сакларга кирәк", - диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Җирле аграрийлар Рөстәм Миңнехановка республикада авыл хуҗалыгына ярдәм итүче программалар тормышка ашырган өчен рәхмәт белдерде, алар аеруча "40/60" программасын (авыл хуҗалыгы техникасын ташламалы шартларда сатып алу) билгеләп үтте.  

ТРның Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Иванов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә "Чистополь" индустриаль паркына инвесторлар җәлеп итү дәвам иттерелә. Әйтик, тиздән резидентларның берсе парк территориясендә кош ите эшкәртү заводын ачарга ниятли.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Яуширмә авылына юл тотты, анда 100 балага исәпләнгән мәктәпне капиталь ремонтлау барышы белән танышты. Бүгенге көндә бинаның түбәсен төзәтү эшләре тәмамланган, тәрәзәләр тулысынча алмаштырылган. Хәзерге вакытта җылыту системасын һәм электр үткәргечләрне алмаштыру эшләре бара. Мәктәпнең уң ягында 20 урынга исәпләнгән балалар бакчасы урнашачак. Эшләр агымдагы елның август аенда тәмамланачак, дип ышандырдалар ТР лидерын.

Шуннан соң Р.Миңнеханов  Яуширмә авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.              

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20