Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.01.2018

Чемоданлы кавышу ике ярны берләштерә

Кавышу төрле була ала, ләкин мондый очрашуны алар үзләре дә көтмиләр. Чемоданлы кавышу тарихына корылган «Джек и Джилл: Любовь на чемоданах» нәфис фильмы яңа серләрне ача.

Мавыктыргыч тарихка корылган «Джек и Джилл: Любовь на чемоданах» фильмының төп каһарманы мөлаем француз кызы Клоэ мәхәббәт рухы кайнаган Парижда яши һәм бер журналда эшли. Тирәлегеңнән арган кыз яңа кичерешләр көтә, чөнки аны теңкәсенә тиюче күршесе, вакчыл хезмәттәше һәм һәр юл чатында диск сузучы сатучылар уратып алган. Әйе, үз хыялларында ул башка дөньяда яшәү турында хыялланды.

Шушы вакытта яшь америкалы Джекны Парижга очар алдыннан гына яраткан кызы ташлый һәм ул ялгызы гына, ләкин горурлык хисе белән Франция башкаласына килеп төшә. Америкалының чемоданы көтмәгәндә генә Клоэның кулына килеп эләгә, ә чемодан Джек өчен зур гаилә ядкаре булып тора. Кыз шунда ук чемоданга һәм аның эчендәге әйберләргә гашыйк була. Шулай ук, сүз дә юк, аның хуҗасына. Һәр нәрсәне игътибар белән күзәтеп чыкканнан соң, ул аңлап ала — чемодан хуҗасы аның хыялындагы яры.

Чемоданлы кавышу тарихына корылган «Джек и Джилл: Любовь на чемоданах» нәфис фильмын шимбә, 13 нче гыйнвар, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 23:00 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
0 0
Мотогонки Электрон КОС История