Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.06.2015

Чемпионатка су килде

“Казан-Арена” стадионындагы бассейннарга су тутыра башладылар. Кечкенә вакыйга түгел бу, чөнки моңа ка­дәр футбол стадионында йө­зү ярышлары уздырганнары юк иде әле. Инде хәзер барысын да вакытында өлгертәселә­ренә шик калмады. Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты дүрт атнадан старт ала.

Әлеге бассейннар нәкъ Олимпия уеннарындагы кебек. Аларны ФИНАның күп еллар партнеры булган халыкара компания урнаштырган. “Хәзерге вакытта ярышлар узачак объектларның әзерлек дә­рәҗәсе шактый югары. Бүген бассейннарга су тутыра башладык. Берничә көннән су махсус технология буенча чистартылып, бассейннар файдалануга тулысынча әзер булачак дип әйтергә мөмкин. Су гадәти системадан тутырыла. Шунысын ышандырып әйтә алам: аның чисталыгы бөтен нормаларга да туры киләчәк”, – дип сөйләде кичә журналистларга Спорт проектлары башкарма дирекциясе башлыгы Азат Кадыйров. – Чемпионат объектларын әзерләү буенча эшнең ахыргы, хәлиткеч өлеше башланды. Барысы да график буенча башкарыла. Әйтик, “Казан-Арена” стадионының чемпионатка әзерлеген 75 процент дәрә­җәсендә бәяли алам. Әзерлек эш­ләре барышында даими рәвеш­тә Халыкара йөзү федерациясе белән тыгыз элемтәдә тордык. Комиссия тарафыннан ниндидер кимчелек­ләр табылды димәс идем. Бары тик эш буенча сораулар гына туды. Һәм алар үз вакытында хәл ителеп барды”.

Аның сүзләренә караганда, чем­­пионатта катнашачак спортчыларны теркәү эше инде төгәл­ләнгән: дөньяның 190 иленнән бар­лыгы 2,5 меңнән артык гариза кабул ителгән. Бу рекордлы саннар. Ә хәзер чират тамашачыда. Дөнья чемпионатына 120 мең билет сатылган. Бу – барлык би­лет­ларның 30 проценты дигән сүз. Сүз уңаеннан, кассаларда иң кәт­тә саналган тамашалар – ачылу тантанасы, синхрон йөзү ярышларына да билетлар бар.

"Ватаным Татарстан" хәбәр итүенчә


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20