Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.12.2017

Чемпионатның “хоккей патшалары” очрашырга әзерләнә

Чәршәмбе кичендә “Яңа Гасыр” каналы “Татнефть Арена” боз сараеннан кызыклы хоккей трансляциясе күрсәтә. Континенталь Хоккей Лигасының чираттагы уен көнендә Казанның “Ак Барс” хоккей клубы белән Санкт-Петербургның СКА командасы көч сынаша.

Күптән түгел генә СКА командасына аның күптәнге лидеры Вадим Шипачев әйләнеп кайтты. Соңгы хоккей яңалыкларын күзәтүчеләр бу хәбәрне ишетмичә кала алмадылар, чөнки кайсы гына спорт чыганагын ачып карасаң да, анда Шипачев турында яңалык булмыйча калмады. Кайберәүләр моны озын сериал белән чагыштырса, икенче берәүләре халык кызыксынуын хоккейчы турында яңалык күбәюнең төп сәбәбе итеп күрделәр.

Сезон тәмамлануга, Вадим Шипачев Милли Хоккей Лигасының яңа оешкан “Вегас Голден Найтс” хоккей клубына юл алды. Күпне көткән клуб җитәкчелеге урыс уенчысыннан нибары өч кенә уенда үзенә ярдәм өмет итә алды, чөнки берничә уеннан соң һөҗүмче элек уйнаган СКА командасына кире кайтып китте. Кайткан беренче уенында ук хоккейчы Санкт-Петербург командасы өчен алка кертүгә иреште. Сыйфатлы уенына көчле хоккей өстәгән СКА Казанда нинди нәтиҗәгә ирешә алыр?

Кызыклы хоккей трансляциясен чәршәмбе, 6 нчы декабрь, “Татарстан-Яңа Гасыр” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында 19:00 сәгатьтә карагыз. “Ак Барс” өчен “Яңа Гасыр” каналы аша җан атыгыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»