Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
18.10.2017

Чемпионнар лигасында “Синтез” һәм “Брешия” очрашуы күрсәтелә

Чәршәмбе кичендә «Яңа Гасыр» каналы ватерпол уеныннан турыдан-туры трансляция күрсәтә. Су тубы буенча Чемпионнар лигасының өченче квалификацион раундында Казанның «Синтез» ватерпол клубы үз суында Италиянең «Брешия» командасын кабул итә.

Быелгы Чемпионнар лигасында «Синтез» ватерпол клубы ике квалификацион раундны үтеп чыкты. 14 нче сентябрьдән 17 нче сентябрьгә кадәр Босния һәм Герцеговинаның Баня-Лука шәһәрендә узган беренче квалификацион раунд уеннарында Казан ватерпол клубы Венгриянең «Будапешт» командасына гына оттырып, икенче урыннан чираттагы раундка үтте. 29 нчы сентябрьдән 1 нче октябрьгә кадәр Румыниянең Орыня шәһәрендә узган Чемпионнар лигасының икенче квалификацион раундында «Синтез» дүрт команда арасында үз төркемендә беренче урын алып, өченче квалификацион раундка юллама алды.

Италиянең «Брешия» ватерпол клубы Европа аренасында күптәннән уйный. Иң күп җиңү яулаган ватерпол клубларының берсенә каршы Казан командасы лаеклы уен күрсәтә алырмы?

Моны сез чәршәмбе, 18 нче октябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Синтез» һәм «Брешия» ватерпол клублары арасындагы уенны карап белә аласыз. Су тубы уеныннан турыдан-туры трансляция «Оргсинтез» бассейныннан 18:00 сәгатьтә башланып китә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Болгар радиосы в Набережных Челнах Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций