Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
26.06.2017

Өченче бала өчен бирелә торган җир кишәрлекләре дөреслектә биреләме?

Күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирү программасы гамәлдә үтәләме? «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында «Зур гаилә» акциясе дәвам итә. Бүген объектив үзәгендә күпбалалы гаиләләрне борчыган зур сорауларның берсе — өченче бала өчен бирелә торган җир кишәрлекләре.

Бәхәсле сорауга бүгенге тапшыруга җыелган студия кунаклары җавап эзли: Таһир Һадиев — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе, Раил Шәмсетдинов — педагогика фәннәре кандидаты, Роза Фәрдиева — бәйсез юрист, Мөршидә Кыямова — журналист, Лилия Муллагалиева — Татарстанның атказанган артисты, Илсөяр Гобәйдуллина — зыян күрүче. Күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирү программасы нигездә үтәләме һәм зыян күрүчеләр бу адымга каршы нинди ысул кулланырга уйлый?

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 26 нчы июнь, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера